Кино елына багышланган сценарий татарча


02.09.2009 Җәмгыять

Россия Федерациясе Кинематографистлар берлегенең Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлеген күзәтеп барган кеше игътибар итәдер – биредә дә үзенә күрә буыннар алмашыну процессы бара, идарә итү алымнары да, приоритетлары һәм җитәкчеләре дә үзгәреп тора. Быел безнең кинематографистларның да рәисе итеп яшь кеше сайланды. Кабул ителгән кагыйдәләр һәм традицияләр буенча, яңа рәиснең газета һәм журнал битләрендә программалы чыгышын көтсәк тә, ул булмады.

Шулай да «Мәдәни җомга» газетасында басылган интервьюсыннан, без яңа рәиснең берлеккә ни алып килүен дә, аннан киләчәктә ни көтәргә мөмкин икәнен дә чамалый алабыз. Ниятләре изге булса да, яшь рәиснең гамәлгә ашырырга тәкъдим иткән төпле программасы юклык берлекнең нәтиҗәле эшчәнлегенә өметне какшатты.

 

Вазифасының төп юнәлешен республика кинематографистларының эшчәнлеген координацияләүдә күрсә дә, эшчәнлекнең хәзергә әле юк дәрәҗәсендә зәгыйфь икәнен дә, ә киләчәге шикле булуын да таный ул. Рәис булып алгач, конференция үткәреп, сәнгать советлары оештырырга кирәк, дигән фикергә килүне һәм мәдәният министры тарафыннан, программасына фатиха-яклау табуны эшләгән төп эше буларак күрсәтә кебек яшь иптәш. Ә кая соң ул яңа программа? Нәрсәгә нигезләнә ул? Әлбәттә, «Татар киносы» дигәннең төпле концепциясе булмау яңа рәиснең генә гаебе түгел. Әмма аның юклыгы иҗади эшне оештыруда иң зур җитешсезлек икәне дә бәхәссез. Шулай да интервьюда иң гаҗәпкә калдырганы яңа рәиснең үз программасын игълан итмәве түгел, ә игълан иткән һөнәри принциплары. «Киносценарий әдәби жанр гына түгел, билгеле дәрәҗәдә партитура да. Шуннан чыгып, профессиональ режиссер кая нәрсә куясын үзе билгели. Бик яхшы сценарий табылса, хәтта мин аны үз акчама да сатып алыр идем. Әмма юк шул алар», – ди ул. Үзе шунда ук тәэсире ягыннан совет чорының «иң көчле идеологик коралларына» мисал итеп «Чапаев» һәм «Яшь гвардия» фильмнарын күрсәтә. Ә бит бу фильмнарның сценарийлары фильм төшерелеп беткәч кенә языла! Икесе дә проза әсәрләре нигезендә. Җитмәсә, әле оригиналлары тәнкыйть тарафыннан сыек дип табылган әсәрләр буенча! Аннан соңгы эшләрендә дә бу режиссерлар прозага таяналар. Мәсәлән, С. Герасимовның «Тын Дон», «Сергей атакай» фильмнарын гына искә төшерик. Хәзерге режиссерларның да күбесе прозага таяна. Пушкин, Чехов, Достоевский, Толстой, Горький әсәрләре буенча куелган фильмнар әле дә экраннарны бизи. Шушы көннәрдә генә телевизор аша Сергей Соловьевның 65 еллыгына багышланган тапшыру күрсәттеләр. Юбиляр анда Л.Толстойның «Анна Каренина» романы буенча фильм тәмамлавы турында игълан итеп, киләчәктә дә игътибар үзәгендә классик әсәрләр булачак, ди. Хәтерем ялгышмаса, бу «Анна»ның бишенче куелышы. Эльдар Рязановның «Жестокий романс» фильмын алыйк. Беркайчан да сценарий юклыктан зарланмаган, кирәк булса аларны үзе язган даһи режиссер тота да классик пьеса буенча шаккатыргыч оригиналь фильм төшерә. Әсәре белән чагыштырып караганда «җир белән күк арасы» булса да, бу фильм «Бирнәсез кыз»ның фаҗигасен иң тулы күрсәткән, автор фикеренә иң якын килгән чын сәнгать әсәре булып яңгырады һәм шулай булып кала да.

 

Махсус язылган киносценарийсыз, ягъни проза яки сәхнә әсәрләре нигезендә төшерелеп оригиналларына үлемсезлек яулаган фильмнар бик күп.

 

Бәлки хикмәт сценарийлар юклыгы түгел, ә фильм аша, фильм белән генә әйтү мөмкин булган идея юклыкта? Мәшһүр кинорежиссер Вуди Аллен: «Әйтер фикерем өлгергәндә мин кино төшерә башлыйм, фикерем әйтелеп, сүзем беткәндә режиссерлык эшемне куеп, ял итәргә китәм, хикәяләр, пьесалар язам», – ди.

 

Бу цитатадан, беренчедән, кинорежиссерның универсаль иҗатчы булырга тиешлеге ачык күренә, икенчедән, «читләр белән булган тарихны күрсәтеп уңышка ирешүгә караганда, уңышсыз булса да, үзем күргән-белгәнне, үземә якынны, үз иткәнемне генә күрсәтергә» тырышучы иҗатчының флюгер булмаска тиешлеген дәлилли.

 

Компьютерлар һәм интернет заманы килде. Киләчәктә китап белән генә түгел, фильмнар белән дә нәрсә булуын әйтеп булмый. Мәдәният цивилизация белән кайчан чишелеше билгесез каршылык халәтендә яши. Кешелекне нәрсә көтүе турында фаразлар күптөрле. Шул шартларда «яхшы сценарий булса үз акчама алыр идем» дип ятуны мин дөнья беткәнне көтеп ятуга тиңләр идем. «Дөнья матур, дөнья киң!» – дибез. Шул матурлыкны, шул киңлекләрне саклау өчен кулдан килгәнне дә, килмәгәнне дә гамәлгә ашырырга тырышу безнең изге бурычыбыз түгелмени?

 

Үзебезне «кинематографист» дип йөрибез икән, аны төп эшебез дип карап, нәтиҗәгә омтылырга кирәк. Нәтиҗәгә ирешә алмауның сәбәпләреннән иң кәттәсе финанслау мәсьәләсе булса да, төп сәбәп энергиягә әверелгән идея – иман, ышаныч юклыктадыр, мөгаен. «Сценарий юк» дигән сылтау ул – идея фәкыйрьлеген яшерергә тырышу. Аннары... «Сценарийлар юк» дигән ширма ул булган, татар тормышында яшәгән идеяләрне күрмәскә, танымаска тырышу түгелме икән?!

 

Әдәбиятыбызны гына алып карыйк. Әйтик, мәсәлән, үзебезнең чор классигы Әмирхан Еники әсәрләре. Һәркайсы әзер сценарий бит! «Әйтелмәгән васыять»еме, «Кем җырлады?!»сымы, «Шаяру»ымы, «Матурлык»ымы бернинди үзгәртүсез, өстәмәсез әзер сценарийлар. Замандашыбыз Айдар Хәлим хикәяләрен алып карыйк: һәркайсы буенча татарлар өчен генә түгел, ә бөтен дөнья халкы гыйбрәт алырлык фильмнар төшерерлек идеяләр кишәрлеге түгелме?! Заманында Чыңгыз Айтматовның һәр проза әсәре буенча фильм төшерелеп бөтенсоюз экраннарында күрсәтелде. Бүген мин аларның берсенең дә сценаристын хәтерләмим. Ә менә әйтәсе килгән фикерләре онытылмый, идеясе искерми, һәрчак сафта һәм сакталар.

 

Фикерләремне төп тамашачыларыбыз – авылда яшәүчеләрнең хуплавына бер мисал китереп узам.

 

...Булачак фильм өчен бүгенге авылда кунак каршылап, кунак сыйлау эпизодлары төшерергә дип, Башкортстанның татарлар яшәгән бер авылына барган идек. Фатирга ире – мәктәп директоры, хатыны фельдшер булып эшләгән зыялы бер гаиләгә керттеләр. Кич белән үзебез төшергән музыкаль фильмны күрсәтеп, тамашачылар белән очрашу-әңгәмә кору да иде ният. Кызганычка, очрашуга фатир хуҗаларыбыздан башка кеше килмәде. Гаҗәпләнүебез чиктән ашкан булса да сер бирмәдек, пассивлыкны бәйрәм көн булуга сылтап, өйгә кайттык, чәйгә утырып, әңгәмә кордык.

 

– Театрлар килгәндә дә шулай хәзер. Билетны сатып ала, карарга керми. Шар суга, туп бәрә…

 

– Сәбәп?

 

– Заманында Ленин бабабыз: «Сәнгать төрләреннән иң мөһиме кино», – дигән булса да, бүген массаларны көрәшкә оештыру коралы буларак, киноны беренче урынга куеп булмый. Телевидение һәм интернет хакимлек иткәндә, кесә телефоннары котырып үрчегән заманда киноның оештыру, туплау коэффициенты элеккедән күпкә түбәнәйде. Лозунглар да үзгә хәзер. Элек, чынлап та, «важнейшим искусством для нас является кино», дисәк һәм ул үзен акласа, хәзер исә «из всех кино важнейшим является искусство» дисәләр дә, «искусство» категориясенә кертерлек киноның соңгы елларда күренгәне юк. Суррогат басты дөньяны, маргарин каплады. Реклама шау-шуы белән сарыф ителгән акча күләме генә фильмның сәнгатьчел сыйфатын билгеләүдә төп компонентлар ролен үти. Кинофильмнарның сыйфатын билгеләүче төп күрсәткеч, мөгаен, аның халык телендә урын алуы, фольклорга үтеп керүедер. «Чапаев» фильмыннан соң үрчегән аның каһарманнары турындагы анекдотлар әле хәзер дә кызыклы…

 

...Инде килеп атналык телевизион тапшырулар программасын карыйк. Ни күрәбез? Мәсәлән, 1 июнь көнендә генә 19 канал 96 фильм тәкъдим иткән. Кайберләре кабатлап күрсәтелсә дә, күбесе яңалар. 96ны каналлар санына бүлсәк, аларның һәркайсы көненә уртача 5әр фильм тәкъдим иткән дигән сүз. Коточкыч… Көнгә бер фильм тәкъдим ителгән очракта да, елына 365 фильм җыела түгелме? Бу бит бик күп кенә түгел, чамадан тыш артык күп. Россия халкын аңгыралатуга күпме байлык исраф ителә?! Коточкыч…

 

Үзен гел кино карап утырырга мәҗбүр ителгәнгә күрәдер, россияле аннан котылу әмәлен эзли – карамый. Караса да күрми, ишетми. Шул юл белән ул үзен саклый, саулыгын, сафлыгын саклый.

 

– Сезнең өчен нәрсә генә кызык соң авылда?

 

– Үзебез! Үзебезнең язмышлар, үзебезнең тарих, үзебезнең киләчәк! Кеше кинодан үзен эзли. Тапмагач, аңа битараф кала. Театрда да шул ук хәл. Сәхнәдә замандашны күрсәтүдән куркабыз. Элек исеректән көлдек. Хәзер наркоманнан. Шул хәлдә калуның сәбәпләрен күрсәтүдән куркып, нәтиҗәне генә күрсәтәбез. Бик күп фильмнарда тамашачыны катлаулы спецэффектлы кадрлар белән шаккатырмак булалар. Чепуха! Иң кызыклы спецэффект ул – Кеше! Сез – кала халкы без – сала халкын үзегезне аңламаудан, тәрәккыятьтән калышуда гаеплисез, безне «провинциаллар» дисез. Шушы күренеш үзе үк «провинциализм» түгелме икән? Мин үзем гомер буе авылым мәктәбендә тарих, география фәннәрен укыттым.

 

Дөресен әйткәндә, гомер буе ялган сөйләргә мәҗбүр идем. Хәер, мин генә түгел, бөтен ил ялган сөйләде, ялганга ышанды, ялганга өндәде. Тарихчылар гына түгел, язучылар да, сәнгатькәрләр дә. Бүген дә ялган күп. Аны фаш итүгә бик сак киләбез. Мәсәлән, быел беренче класска керерлек яшьтә авылда бер бала да юк. Киләсе елга икәү. Исән үссәләр. Чөнки берсенең ата-анасы алкоголиклар, икенчесенең атасы кем икәне дә билгесез. Менә сез бүген авылда кунак каршылау, кунак сыйлау йолаларын кинога төшермәкче идегез. Булмады. Чөнки, кешеләре белән бергә йолалары да үзгәрә, кайда да «оптимизация» бара. Менә сезгә фильм өчен материал! Ник төшермисез? Беләм: куркасыз…

 

Менә шушындый сөйләшү булды безнең бер экспедиция вакытында. Әлбәттә, күңеллерәк очрашулар да булгалый. Ләкин бусы үзенең ихласлыгы белән күңелдә аерым урын биләде һәм үзен һәрчак хәтерләтеп тора: Дөрес яшибезме? Яшәвебезнең рәвешен һәм максатын дөрес аңлыйбызмы, дөрес чагылдырабызмы?

 

Минем карашка, режиссер профессиясе, асылда, язучылык иҗатына якынрак. Титрларда фамилиясен күрсәтмәсә дә, бу режиссерның автор буларак сценарийга катнашы юклыкны күрсәтми. Кулына кәгазь-каләм тотып катнашмаса да, режиссер үзе аша фильмның һәр эпизодын, персонажларның һәр сүзен, һәр хәрәкәтен үткәреп, аларны үзгәртеп, урыннарын алыштырып, кыскартып яки озынайтып сценарийның драматик нигезен үзенчә төзи, үзенчә кора. Бу эшләрнең һәрчак уңышка китермәве дә гаҗәп түгел. Чөнки барлык экспериментлар да уңай нәтиҗәләр генә бирми. Шунысы факт: теләсә ниндә экспериментның да бер нәтиҗәсе була. Шунысы кадерле: ул нәтиҗә алдагы эшләрдә режиссерны бер баскычка күтәрә.

 

Режиссерның һәр эше эксперимент ул. Билгесезлеккә сәяхәт. Әгәр дә режиссер фильм төшергәндә сценарийның «партитура кебек» булуына омтыла икән – димәк, ул эксперименттан, эзләнүдән, иҗаттан курка. Аның эше башка кеше язган идеяне (һәркем өчен аңлаешлы кино идеяне) мөмкинлекләрдән чыгып, кино телендә аңлатуга кайтып кала. Фильмны куйган режиссер аны үзе дә мавыгып караса гына ул иҗат җимеше була. Җимеш гел татлы гына булмый. Һәр җимешнең үз тәме, үз формасы, үз төсе. Ничек кенә булса да, режиссер үз фильмына үзе дә шаккатып карарлык булырга тиеш. Шунда гына, аны күргәч, тамашачы да шаккатачак.

 

Шушы язганнарга өстәп кино сәнгатенә гомерләрен багышларга әзер яшьләргә һәрчак, һәркайда стандарттан качарга, популяр исемнәр артына сыенып, аларны калкан итмәскә киңәш итәр идем.

 

Үзең белән бергә яңа исемнәр ачу – үзе бер бәхет ич! Бу, әлбәттә, авторитетларга төкереп карарга дигән сүз түгел. Бу – абруйга ирешкән сәнгатькәрләр үз юлларын үзләре табып, сәнгатьтә үз сүзләрен үзләре әйткәннәр дигән сүз. Шул исәптән, бөек Антониони да, Феллени да. Соңгысы акчасызлыкны акчага әверелдерүе белән безнең өчен аеруча кызыклы иҗатчы.

 

Аннары бу ике даһи икесе дә сценарий көтеп ятмаулары белән танылган режиссерлар. Алар кирәкле вакытта кирәкле фильм төшергәннәр. Шуның белән исемнәрен мәңгеләштергәннәр. Безгә дә бүген кино кирәк. Нинди кино? Анысы инде кино сәнгатенә яңа килүчеләр ихтыярында. Кино турында кинәсез сүзем шул иде.

Әхтәм ЗАРИПОВ
Шәһри Казан
№ --- |
Шәһри Казан печать


Источник: http://matbugat.ru/news/?id=1500



Рекомендуем посмотреть ещё:



Кино турында сорауларга аваплар эзлделр, злре д кино артистлары Один месяц с рождения поздравление


Кино елына багышланган сценарий татарча Сценарийлар ыентыкларыМдни чаралар ВКонтакте
Кино елына багышланган сценарий татарча Татарча телефильм тшерерлек сценарий бармы?
Кино елына багышланган сценарий татарча Тормыш дулкыннарында - татарча сценарий
Кино елына багышланган сценарий татарча 1 сентября сценарии праздников 1 класс
Кино елына багышланган сценарий татарча Аналар коненэ багышланган сценарий
Ватаным Татарстан з кинобыз кирк Бесплатные конкурсы для педагогов и детей Вопрос: Ребята получили на новогодней ёлки одинаковые подарки День Рождения. Поздравления с днем рождения стихи мужчине Красивые поздравления на свадьбу от родителей



ШОКИРУЮЩИЕ НОВОСТИ



Дата: 18.08.2017, 20:06 / Просмотров: 94185